13 август 2026 материаллары
-
Яңалыклар
5,2 меңнән артык Татарстан кешесе «Мобиль сайлаучы» аша гариза биргән
Сервис эшли башлаган беренче 10 көн эчендә Татарстанның 5278 кешесе Дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза биргән.
-
Яңалыклар
Эксперт ата-аналарга 1 сентябрьдә ял алу ысулларын искә төшерде
1 сентябрь ял көне түгел, шуңа күрә күпчелек ата-аналар өчен Белем көне эш көне булып кала. Әмма бу көнне бала белән үткәрергә мөмкин, моның өчен эш бирүче белән алдан килешергә кирәк, дип сөйләде «Ренессанс страхование» төркеме вице-президенты Виталий Рыбалкин RT белән әңгәмәдә. Бу хакта «Татар-информ» яза.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов: «Яшьләр белән аралашу һәрвакыт бик тә кызыклы»
Бүген Татарстан Рәисе Чаллы шәһәрендә эш сәфәрендә. Бу хакта ул МАКС каналында хәбәр итте.
-
Яңалыклар
Тарихи техника фестивалендә 300дән артык борынгы машина һәм мотоцикл белән хозурланып булачак
Шимбә – 15 августта (11.30 сәгатьтә башлана) “Свияжские холмы” тау чаңгысы курорты территориясендә XIX Халыкара тарихи техника фестивале кысасында ретроавтомобильләр һәм мотоциклларның рәсми узышы көтелә.
-
Яңалыклар
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чаллыдагы белем бирү учреждениеләрен карады
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чаллыга эш сәфәре барышында Тукай районындагы «Следопыт» балалар сәламәтләндерү лагерендә һәм Чаллыдагы «Смеем мечтать!» шәхси гаилә мәктәбендә булды. Бу хакта Татарстан Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Җәмгыять
Их, су агулары!
Безнең авыл янында зур елга юк, инешләр генә.
-
Рәшит Фәтхрахманов
Харламов парадоксы
Башта ук искәртеп китик: парадокс ул – сәламәт акылга, формаль мантыйкка каршы килә торган, әмма дөрес фикер.
-
Яңалыклар
Монополиягә каршы федераль хезмәт кош һәм сыер ите җитештерүчеләрнең бәяләрен тикшерә
Монополиягә каршы федераль хезмәт кош һәм сыер ите җитештерүче зур компанияләрдәге күпләп сату бәяләренең нигезле булуын тикшерә башлады. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәтенә «Татар-информ» хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Табиб җиләк-җимештән тазарырга мөмкинме икәнен аңлатты
Җимешне еш кына кәнфит белән чагыштырып, зифа булып калырга теләүчеләргә яки шикәр чиреннән интегүчеләргә аны кулланмаска киңәш итәләр. Дөрес фикерме икән бу? Табиб-терапевт, диетолог Татьяна Солнцева “aif.ru” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә, җимешне мактап, дүрт дәлил китереп үткән.
-
Яңалыклар
Татарстанда яшәүчеләргә ничек итеп өстәмә ял көннәрен алырга? – Аңлатабыз
Республикада яшәүчеләр, дәүләт һәм республика бәйрәмнәре уңаеннан билгеләнгән рәсми яллардан тыш, өстәмәсенә дә исәп тотарга мөмкин. Кайбер категориядәге хезмәткәрләргә дә өстәмә ял каралган. Шулай ук Россия Хезмәт кодексында күздә тотылган очракларда ял алырга була. “Татар-информ” тәгаен кемнәрнең мондый хокуктан файдалана алуын барлаган.
-
Яңалыклар
Камил Сәмигуллин Мәүлид ае якынлашу уңаеннан мөселманнарга мөрәҗәгать итте
Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Мәүлид ае якынлашып килү уңаеннан мөселманнарга мөрәҗәгать итте.
-
Яңалыклар
Түбән Камада зыян күргәннәрнең гаиләләренә бирелә торган матди ярдәм икеләтә арттырылачак
Түбән Камада һәлак булганнарның һәм зыян күргәннәрнең гаиләләренә бирелә торган матди ярдәм икеләтә арттырылачак. Бу хакта шәһәр мэры Радмир Беляев хәбәр итте.
-
МӨҺИМ
Йөрәккә май: сөтсез трендка иярү нәрсәгә китерергә мөмкин?
Шикәрсез, глютенсыз, сөтсез. Ябыгырга телисең икән, рәхим итеп иң беренче чиратта шушы ризыклардан баш тарт. Алар аш казанында бозылып, әчеп кенә ята, ди хәзер нутрициологларның күпчелеге.
-
Яңалыклар
«Бердәм Россия» СВО катнашучылары өчен эш эзләү платформасын булдырачак
«Бердәм Россия» партиясе SuperJob ярдәме белән махсус хәрби операция ветераннарын эшкә урнаштыру өчен махсус платформа эшли. Сервис бөтен Россия буенча эшләячәк һәм катнашучыларның шәхси мәгълүматларын көчәйтелгән саклау белән тәэмин итәчәк.
-
Яңалыклар
Йөртүче исерек булган: Татарстанда авариядә ике бала һәм хатын-кыз һәлак булды
Хатын-кыз һәм ике баланың гомерен өзгән фаҗигале авария турында яңа мәгълүматлар билгеле булды. Бу хакта Татарстан Прокуратурасы хәбәр итә.